Мы в социальных сетях

Кадерле чаллылылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм бердәмлекне, үткән һәм хәзерге заман арасындагы элемтәне символлаштыра. Хезмәтнең әһәмиятен күрсәтә, җәмгыять үсеше өчен хезмәт итүчеләрне берләштерә. 

Бүген без илебезне, республикабызны, Чаллыбызны үстерүче кешеләребезне зурлыйбыз. Чаллы шәһәрен, «КАМАЗ» заводын төзүче ветераннарыбызга рәхмәтләребезне әйтәбез. 

Соңгы елларда да шәһәребездә театр, мәктәп, балалар бакчалары, юллар төзелде. Сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары капиталь төзекләндерелде. Транспорт, юл, социаль өлкәләрдә дә зур проектлар тормышка ашырылды. 
Бу чаллыларыбыз хезмәте нәтиҗәсе. Шәһәребезнең иң зур байлыгы - кешеләр. Талантлы, акыллы, креатив карашлы кешеләр! 
Сезнең хезмәтегез, туган җиребезгә карата мәхәббәтегез аркасында илебез яхшы якка үзгәрә. Бердәм булып без тагын да яңа үрләр яулаячакбыз.

Һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә уңышлар телим.

 1 май бәйрәме белән! 


                                                                       Иң яхшы теләкләр белән Яр Чаллы шәһәре хакиме Н. Г. Мәһдиев


Чәршәмбе, 1 май 2024, 06:50